news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар арасында татар телендә иң яхшы шигырь сөйләүче ачыкланды

«Сөйлим анам телендә» муниципаль бәйгесенең финалында 29 бала катнашты.

Түбән Камада балалар арасында татар телендә иң яхшы шигырь сөйләүче ачыкланды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Апуш» китапханәсендә «Сөйлим анам телендә» бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә барлыгы 75 бала катнашты, шуларның 29ы финалга үтте.  

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге сабыйлар матур, милли киемнәрдә татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Тәҗрибәле жюри балаларның чыгышын карап, бәяләп, җинүчеләрне билгеләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

3-4 яшьлек сабыйлар арасында 8нче балалар бакчасына йөрүче Сәмигуллина Рания I урынны яулады, II урынга 34нче балалар бакчасыннан Нурисламова Мәдинә, III урынга 71нче балалар бакчасыннан Хәкимов Кәрим лаек булды.

5-6 яшьлек балалар арасында 25нче балалар бакчасыннан Әгълиуллин Хәмзә I урынны яулады. II урынга 76нчы балалар бакчасыннан Насыйров Сәмир һәм 88нче балалар бакчасыннан Талипова Миләүшә лаек булды, III урын 93нче балалар бакчасыннан Рәхмәтуллин Саматка бирелде.

7 яшьлек балалар арасында 76нчы балалар бакчасыннан Сәфиуллина Зәйнәб II урынга лаек булды.

76нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Шиһапов Салихка «Тамашачы күңелен яулаучы» дигән приз билгеләнде. Аңа язучы Нурзия Мирхазова үзенең китабын бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100