Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада «Татар кызчыгы-2021» сайланды
Татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чарада районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче биш яшьтән җиде яшькә кадәрге сигез кыз катнашты.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Кукмара балалар музыка мәктәбендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чарада районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче биш яшьтән җиде яшькә кадәрге сигез кыз катнашты: Зилия Мостафина, Дилия Шакирова, Сафина Степанова, Айсинә Сафиуллина, Зөһрә Хәсәнова, Динә Гыйльметдинова, Алия Хәлиуллина, Самира Әбсалихова.
Конкурс өч этапта узды. Беренче өлештә катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, ә алдагы сынауда милли гореф-гадәтләрне белү буенча белемнәрен тикшерделәр. Анда кызлар мәдәният үзенчәлекләрен, милли йолаларны чагылдырган күренешләр тәкъдим итеп, үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз