news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның соңгы биш томы нәшриятка тапшырылган

Бүген классик язучы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 134 ел.

Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның соңгы биш томы нәшриятка тапшырылган
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның 11-15 томнары нәшриятка тапшырылган.

«1887 елның 12 мартында туган классигыбызның 2022 елда үткәреләчәк 135 еллыгы алдыннан әлеге зур хезмәтнең соңгы 11-15 томнар нәшриятка тапшырылды. Алдарак басылган томнарга әдипнең әдәби әсәрләре (1-5 томнар), тел һәм әдәбият мәсьәләләренә караган хезмәтләре (6-10 томнар) керсә, соңгыларына татарларның тарихы, җәмгыять фикере үсеше, публицистика һәм әдипнең биографиясенә бәйле документлар тупланды», — дип хәбәр итте Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов.

Томнарга кергән хезмәтләрнең күбесе укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Алар арасында галимнең ислам мәдәнияте тарихына багышланган «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы, революциядән соң Татарстан җөмһүрияте төзелеше процессларын яктырткан мәкаләләре, үз чорындагы аерым шәхесләргә мөнәсәбәтен белдергән публицистик чыгышлары да бар.

«Документлар һәм хатлар тупланган 15нче томга Галимҗан Ибраһимовның төрле дәүләт оешмаларында эшчәнлегенә, татар халкының 1917-1920 елларда узган корылтайларда катнашуына бәйле күпсанлы чыганаклар керде. Аерым урын әдипнең җинаять эшенә һәм шәхес культы корбаны буларак реабилитациясенә бирелде», — диде Марсель Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Һәрбер томда аңлатма һәм искәрмәләргә зур игътибар бирелгән. Биредә укучы тексттагы аерым шәхесләргә, тарихи вакыйгаларга, милләтнең яшәешенә төрле тәфсилле мәгълүмат таба алачак.

Искәртеп үтәбез, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әзерләнгән.

Галимҗан Ибраһимов турында биографик белешмә

 Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа.

1898–1905 елларда Оренбург шәһәрендәге Вәли мулла мәдрәсәсендә, 1906 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый.

1909 елда Казанга килә, татар вакытлы басмалары белән хезмәттәшлек итә.

1912 елда Киевка китә, анда мөселман студентлары җәмгыяте эшендә катнаша, аларның Бөтенроссия корылтаен әзерләвенә кушыла. Сәяси эшчәнлеге өчен 1913 елның 17 апрелендә кулга алына.

Шул ук елда, төрмәдән чыгарылганнан соң, Казанга кайта, «Аң» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли башлый.

1914 елда кабат Киевка, аннан Уфага китә; 1915–1917 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укыта.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң иҗтимагый-сәяси тормышта активлык күрсәтә. 1917 елда язучы Ф.Сәйфи-Казанлы һәм журналист Ш. Сүнчәләй белән бергә «Ирек» газетасы чыгара.

Татар-башкорт мөселман сул эсерлар партиясен оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.

1917–1918 елларда Милләт Мәҗлесе һәм Учредительләр җыены депутаты.

1918 елда М.Вахитов һәм Ш. Манатов белән бергә РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия Мөселманнары эшләре комиссариатын оештыруда катнаша.

1919–1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе һәм «Кызыл Шәрекъ» журналы хезмәткәре.

1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында, «Безнең юл» һәм «Мәгариф» журналларын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире.

1925–1927 елларда Гыйльми Үзәк рәисе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе.

Авыру сәбәпле, 1927 елда актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлектән читләшә. Ибраһимов гомеренең соңгы елларын Кырымда уздыра, шунда, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда гаепләнеп, кулга алына. Каты авыручы Ибраһимовны Казанга китерәләр, ул төрмә хастаханәсендә үлә. Вафатыннан соң аклана.

Белешмәне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100