Галимә: Галимҗан Ибраһимов чит телләр грамматикасына иярмәскә өндәгән

Галимә Әнисә Алиева әдипнең татар теле өчен иҗтимагый шартлар булдырганын әйтте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовны алынмалардан күп файдаланмаска һәм чит тел грамматикасына иярмәскә өндәгән. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Яңалык шунда — алынмалардан нык файдаланмаска, мөмкин кадәр татар теленең үз закончалыкларына нигезләнеп эш итәргә кирәк дип әйтә галим. Башка телләр грамматикасына иярмәскә куша, ләкин интернациональ сүзләрдән баш тартмый», — дип сөйләде Әнисә Алиева.

Ул Галимҗан Ибраһимовның беренчеләрдән булып татар телен фән буларак укытуны гамәлгә куйганын әйтте. «Әсәрләренең унбиш томлык тупланмасына аның сигез китабы, 34 мәкаләсе кергән. Галимҗан Ибраһимовның татар телен укыту методикасына караган „Татар телен ничек укытырга“ дигән хезмәте бүген дә актуаль. Телче буларак, ул татар теле өчен иҗтимагый шартлар булдыра», — ди ул.

Әдипнең «Татар сарыфы» һәм «Татар нәхүе» дигән беренче китаплары 1911 елда нәшер ителә. «Ибраһимовның дәреслегенә кадәр морфологияне гарәп, төрек теле грамматикаларына нигезләнеп укытканнар. Ә Галимҗан Ибраһимов үз мисаллары белән беркетеп, укучыларга тәкъдим итә. Бу китаплар белән бүгенге көн укучысы да файдалана ала», — ди галимә.

Әнисә Алиева Ибраһимовны «киң колачлы галим» дип атады. «Ул татар теленең грамматик системасын тикшерә, татар телендә терминология булдыра. Алар бүген дә грамматикларыбызда кулланылып килә. Мәсәлән, кереш сүз, синтаксиста кушма, иярчен җөмлә терминнарын ул кертә. Алар бүгенге көндә дә фәндә актив кулланылып килә», — диде спикер.