Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлык басмасына хезмәтләр цензурасыз кергән

Академик Дания Заһидуллина томлыкта әдипнең тәхәллүс белән чыккан хезмәтләре дә урын алуын әйтте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлык тупланмасының 6-10 томнарында хезмәтләрнең барысы да цензурасыз урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина сөйләде.

«Унбиш томлыкка сәяси, цензура күзлегеннән керми калган хезмәт яки әсәр юк. Әмма бу академик басма һәм анда теге яки бу хезмәткә караш, акцентлар билгеләү искәрмәләр өлешендә алып барыла. Гомумән, 1914 елга кадәр үк Галимҗан Ибраһимов татар дөньясындагы бик күп кешеләр белән бәхәскә кереп, хәтта дошманлашып бетә», — диде ул.

Галимә, аерым алганда, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Нигъмәти, миграциягә киткән татар шәхесләре белән дә Ибраһимовның мөнәсәбәте катлаулы булуын искәртте. «Болар хакында унбиш томлыктан укырга мөмкин. Хәтта 1914 елда татар җәмәгатьчелеге җыелып, Тукай турындагы „Талант трагедиясе“ дигән мәкалә басылганнан соң, аңа бойкот игълан итәләр», — ди ул.

Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимовның тәхәллүсләре билгеле булуын, псевдоним белән басылган барлык әсәрләрнең дә томлыкларда урын алуын әйтеп узды. «Академик басма төшенчәсе мирасны тулы килеш һәм фәнни яктан аңлатып, искәрмәләр, мәгълүматлар белән бирүне таләп итә», — дип сөйләде ул.

«1918-1920 елларда Ибраһимов үзе дә газета-журналлар нәшер итә, журналист буларак аларга күп мәкаләләр яза, яңа журналлар нигезләүгә дә өлеш кертә. Бу материалларның бүгенге көнгә кадәр кайтканы юк. Соңгы биш томны эшләп бетермичә, аның мирасын тулысынча күзаллау мөмкин түгел», — диде галимә.