Гали авылы “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов вафатына бер ел тула

Мәрхүм Расих Латыйпов Самара өлкәсе Гали авылында беренче Бөтен­россия авыллар Сабан ­туе, “Халкым минем” фес­тивален оештыручыларның берсе иде.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Гали авылы эшмәкәре, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, Гали авылында үткәрелгән беренче Бөтен­россия авыллар Сабан ­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале кебек матур чаралар үткәреп, халкы өчен хәләл малын һәм үзен кызганмаган Расих Латыйповның вафатына 6 мартта бер ел тула. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Унынчы “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә багышлана. Чара 17 февральдә, иртәнге сәгать унда Гали авы­лының Мә­дәният йортында үткә­ре­ләчәк. Фести­вальгә өлкә­­нең үзеш­чән сән­гать коллективлары чакырыла.

Расих Латыйпов истәлегенә хатирәләр җыентыгы да әзер­ләнгән. Тиздән ул Казанның «Ак бүре» китап нәшриятендә дөнья күрәчәк. Бу җыентыкта аның турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Гөлназ Шәй­хи. Бу китапны Гали авылында Расих Латыйпов истәлегенә багышлап уздырылачак «Халкым минем» иҗат фестивалендә катнашучыларга да бүләк итәчәкләр, дип хәбәр итә оештыру комитеты.