news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курганда «Мирас» татар фольклор театр коллективлары фестиваленә йомгак ясадылар

Онлайн форматтагы чарада Курган, Самара, Новосибирск, Свердловск өлкәләреннән 11 коллектив катнашты.

Курганда «Мирас» татар фольклор театр коллективлары фестиваленә йомгак ясадылар
https://tatar-congress.org/

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Онлайн форматтагы чарада Курган, Самара, Новосибирск, Свердловск өлкәләреннән 11 коллектив катнашты.

Абунәчеләр дүрт төбәк татарларының халык традицияләре белән танышты, һәр эшнең кыйммәтлелеге һәм кабатланмас икәнлеге күзәтелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Жюри алдында бик катлаулы бурыч тора — иң яхшы эшләрне сайлап алу. Төшерүнең сыйфаты, куелыш характеристикалары кебек критерийлар исәпкә алынмаган. Иң мөһиме — фольклорчылар буларак, фольклор материалларының эчтәлеге, тулылыгы истә тотылган. Монда барлык катнашучылар да үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәткән. Һәр эш фестиваль исеме «Мирас»ка туры килгән татар фольклорының тере җыентыгы буларак тәкъдим ителгән.

«Курган өлкәсе халык иҗаты йорты исеменнән „Мирас“ конкурсы-фестивалендә катнашучыларның барысын да котлыйбыз. Яңа иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез. Әлеге проектка ярдәм иткән өчен „Урал арты татарлары“ оешмасына һәм шәхсән Марат Равил улы Юнысовка рәхмәт белдерәбез», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100