Сахалин татарлары өлкәннәр һәм инвалидларны Раштуа белән котлаган

Көньяк Сахалинда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җирле татарлар 2006 елдан алып тәбрикли.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Сахалинда яшәүче милләттәшләр Көньяк Сахалин шәһәрендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне Раштуа белән котлаган. Бу хакта Сахалин өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Автономия вәкилләре өлкәннәр һәм инвалидларга Яңа ел бүләкләре дә әзерләгән. Акция Эльмир Вәлитовның матди ярдәме белән уздырылган.  Сүз уңаеннан, автономия вәкилләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне 2006 елдан алып, ел саен тәбрикли, диелә хәбәрдә.