news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә татар мөһаҗирләренең уникаль истәлекләре тәрҗемә ителәчәк

Чара ТР Милли китапханәсендә 12 декабрьдә 11:00 сәгатьтә узачак.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). «Смена»ның Кышкы китап фестивале кысаларында ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган көндәлек һәм истәлекләрне уку, тәрҗемә итү һәм цифрлаштыру буенча лабораторияләр сериясен башлап җибәрә. Фестиваль кунаклары беренче тапкыр лабораториядә катнаша һәм гарәп графикасында тарихи чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә алачак.

Катнашучылар түбәндәге чыганакларны классификацияләргә, тәрҗемә итәргә һәм бастыруга әзерләргә тиеш:

  • Мукдендагы (Кытай) татар эмигрантларының кызы, 5 сыйныф укучысы Халидә Ваһапованың 1927 елның гыйнвар–апрель айларында язылган көндәлекләре. Аларда көн дәвамында булган вакыйгалар сурәтләнә. Көндәлектә  мәктәпкә бару, дәресләр, дәрес әзерләү, гаиләдә кичке ял вакыты турында язмалар бар. Көндәлек Маньчжуриядә күчәргә мәҗбүр булган татар эмигрантларының көнкүреше һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеге бирә.
  • Ногман улы Шәрәфетдин истәлекләре. Бу мемуарлар 1950нче еллар уртасында язылган. Автор 1883 елда Татар Тау иле (Ходяшево) авылында (хәзер ТР Питрәч районы) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кулъязмада Шәрәфетдиннең революциягә кадәр татар мәдрәсәсендә укуы, үзенең кече ватанында тегүчедә өйрәнчек булып эшләве, армиядә хезмәт итүе тасвирлана. Хатирәләрнең зур өлеше аның XX гасыр башында Пермьдә ит һәм бакалея лавкаларында приказчы булып эшләвенә, өйләнүенә, совет чоры көнкүрешенә багышланган. Истәлек образлы тере тел белән язылган.
  • Гыйльмулла Гыйбадуллин истәлекләре. Иске Муй авылында туып-үскән, (хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Арча районы) үзенең ваемсыз балачагын, яшьтәшләренең мавыктыргыч уеннарын, мәдрәсәдә укуларын, авыл көнкүрешен һәм татар бәйрәмнәрен сурәтли. Истәлекләр 1928 елда язылган һәм гади ачык халык теле белән сугарылган.

Тәкъдим ителгән кулъязмалар төрле тормыш шартларында яшәгән, төрле сынаулар үткән, әмма Ватанга, гаиләгә һәм туган телгә мәхәббәтләрен саклап калган өч ватандашыбызның язмышларын күзалларга мөмкинлек бирә.

 Чара 12 декабрьдә 11:00 сәгатьтә ТРның Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86 йорт) узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100