news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Татар Малай милли аш-су турында рус телендә тамаша оештырырга җыена

Ринат Галиәхмәтов сүзләренчә, рус телендәге проект милли татар ашларын популярлаштыра ала.

Блогер Татар Малай милли аш-су турында рус телендә тамаша оештырырга җыена

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) рус телендә милли аш-су тамашасы проектын башларга планлаштыра. Бу турыда «ВИП Media» проектын алып баручы Рәсим Хаҗиев хәбәр итте.

«Блогер Татар Малай татарлар турында русча сөйләргә җыена. Ул  шоу проектында татар халык ашларын әзерләячәк. Шулай итеп ул татар ашларын популяштырырга җыена, чөнки рус телендә танылу мөмкинлеге зуррак», — диде Рәсим Хаҗиев.

Тиздән «ВИП Media» проектының да рус телендә чыгачагы билгеле булды. «Татар телендәге каналны этәрү кыенрак, рус телендә төшерү җайлырак», — дип уртаклашты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot