news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең «Голос» тапшыруында татар егете чыгыш ясаган

Тәүман Урал үзенең тамырлары Казан татарлары ягыннан булуын әйткән.

Төркиянең «Голос» тапшыруында татар егете чыгыш ясаган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең «Голос» (O ses Türkiye) тапшыруында татар егете Тәүман Урал «Tamirci Çırağı» җыры белән чыгыш ясаган. Җырчы чыгышы белән Төркиянең Бөгредәлек авылыннан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура хәбәр итте.

«Видеоязмадан күренгәнчә, Тәүман болай сөйли: „Тамырларым — татар. Мин — Казан татары, Әлхәмдүлилләһ“, — ди. Мин аңа Татарстанга хәбәр таралуын әйттем, котладым, уңышлар теләдем. Ул исә: „Сау булсыннар“, — диде», — ди Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Язучы сөйләвенчә, жюрида утырган Төркиянең иң танылган шоумены Баязит Өзтөрек үзе дә татарларга бәйле кеше. Айзирәк Гәрәева-Акчура аның әнисе ягыннан Кырым татары булуын, Искешәһәрдә укыганын, эшләгәнен әйтте. «Әгәр мине сайласаң, гөбәтә һәм чебурик ясыйм», — ди. Гөбәтә — гөбәдияне хәтерләтә, әмма ул Кырым татарларының безнең зур бәлеш кебек милли ризыгы», — диде ул.

Тәүман Урал башкарган җырда эшче егетнең бер кызга гашыйк булуы турында сүз бара. «Ул кыз машинасын ясатырга килә. Егет бер романдагы кебек булыр дип хыяллана. Шул романда бер бай кызының бер гади егеткә гашыйк булуы турында әйтелә. Егеткә остасы романны оныт, эшче син, ди. Җырчы җырны кызына багышлавын, аның белән сирәк очрашуын әйтте», — дип сөйләде Айзирәк Гәрәева-Акчура.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100