news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиядә татарларның традицион кыйммәтләренә багышланган күргәзмә оештырылды

Мондый күргәзмә беренче тапкыр уза һәм ул Дубен районындагы татарларда гына түгел, ә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уяткан.

Мордовиядә татарларның традицион кыйммәтләренә багышланган күргәзмә оештырылды
dumrf.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Дубен районында Мордовия татарларының традицион кыйммәтләренә багышланган уникаль күргәзмә узды. Бу хакта Россия мөселманнары рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мондый күргәзмә беренче тапкыр уза һәм ул Дубен районындагы татарларда гына түгел, ә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уяткан.

Барлык кунакларга да бәйрәм бик матур күргәзмә, балаларның үз гореф-гадәтләре, туган як турындагы шигырьләре белән ошаган. Музей буйлап экскурсияне аның директоры үткәргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100