Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург өлкәсендә өчпочмакка һәйкәл куйганнар
Хәзер өчпочмак фигурасы «Оренбург-Уфа» федераль юлындагы гаилә кафесын бизәп тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең Татар Каргалы авылында татар халкының милли ашы хөрмәтенә үзенчәлекле арт-объект пәйда булган. Эшмәкәрләр гаиләсе үз кафелары янына өчпочмакка һәйкәл куйган. Бу турыда РИА56 хәбәр итә.
Алар шулай итеп милли ашларга игътибар юнәлтергә булган. Оренбургта яшәүче Әнвәр Искәндәров хатыны Фирүзә белән өчпочмакны барысы да белергә тиеш дигән карарга килгән.
Хәзер өчпочмак фигурасы «Оренбург-Уфа» федераль юлындагы гаилә кафесын бизәп тора.
Казанда да өчпочмакка һәйкәл бар. Ул «Туган авылым» милли комплексында куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз