news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татары, рәссам Гүнәш Терколның иҗаты урам билбордларында тәкъдим ителә

Милләттәшебезнең бәзгә төшергән фоторәсеме 8 илнең 115 фоторәссамы хезмәте арасында урын алган.

Төркия татары, рәссам Гүнәш Терколның иҗаты урам билбордларында тәкъдим ителә
Рушания Алтай, Гүнәш Теркол

(Истанбул, 11 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда яшәүче җирле татар кызы, Төркиянең танылган рәссамы, фотограф Гүнәш Терколның фоторәсеме шушы көннәрдә шәһәрнең иң зур реклама паноларында күрсәтелә. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. 

Гүнәш Терколның иҗат үрнәге данияле визуал сәнгать остасы Ханн Лиз Томсен тарафыннан оештырылган Истанбул билборд фестивалендә 115 фотографның хезмәтләре арасында урын алган. Милләттәшебезнең басма ысулы белән бәзгә төшергән рәсеме фотосурәт буларак тәкъдим ителә. 

Билборд фестивалендә Дания Корольлеге Сынлы Сәнгать академиясе һәм Истанбулдагы Мимар Синан Нәфис Сәнгать университетыннан сайлап алынган төркияле, марокколы һәм скандинавия илләре хатын-кыз рәссам һәм фотографларның хезмәтләре урын алган. Алар шәһәрнең үзәк урамнарындагы билбордларга урнаштырылган.  

Истанбул билборд фестивале хатын-кыз эмансипациясе, гендерлык мәсьәләләренә игътибар юнәлтү һәм заманча сәнгатьне киң аудиториягә ирештерү максатыннан оештырылган. Төркиянең массакүләм мәгълүмат чаралары бу проектны, фестиваль хатын-кыз сәнгать әһелләренә шәхси фикерләрен җәмгыятькә җиткерү мөмкинлеге бирә. Мәдәниятләр арасында күпер сала, җенес һәм шәхес проблемаларын үзәккә куя, дип яктыртты.  

Фестиваль 5-18 октябрь көннәрендә үтә. Ул Төркиянең «Кентвизион» ширкәте, Дания сәнгать фонды, Скандинавия мәдәният фонды, Даниянең Төркиядәге илчелеге, Дания мәдәният институты ярдәме белән тормышка ашырылган. 

  • Гүнәш Теркол 1981 елда Анкарада туган. Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты рәсем бүлегендә укыган, Йылдыз техник университетында магистратура программасын тәмәмлаган. Исеме татарчага Кояш дип тәрҗемә ителә. Әти-әниләре Төркиягә 1950 елларның башында Кытайдагы Хайлар шәһәреннән күченеп килгән. Аның иҗаты Төркиядә генә түгел, Австрия, Англия, АКШ, Бельгия, Болгария, Бразилия, Германия, Кытай, Көньяк Корея, Франция, Швеция, Швецария кебек илләрдә үткән халыкара күргәзмәләрдә танытылган. Рәсемнәре Лондондагы Metropolitan университеты «The Cass» бинасының тәрәзәсен, шул ук каланың мөһаҗирләр мәхәлләсендәге Middlesex Street Estate бинасының, Истанбулның атаклы Истиклял урамындагы Француз мәдәнияте үзәге бинасының диварларын бизи.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100