news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Әмирхан Еникинең хикәяләре төрек телендә китап буларак басылып чыкты

Төрек галиме Альп Әрән Демиркая «Бер генә сәгатькә» исемле китапка әдипнең сугыш чорына караган хикәяләрен туплаган.

Төркиядә Әмирхан Еникинең хикәяләре төрек телендә китап буларак басылып чыкты

(Истанбул, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә татар язучысы Әмирхан Еникинең хикәяләр китабы дөнья күрде. Аны нәшриятка Төркиянең Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая әзерләгән.

Китап «Бер генә сәгатькә» дип атала. Анда татар әдибенең ун хикәясе урын алган. Аларның барысын да галим Альп Әрән Демиркая татарчадан төрек теленә үзе тәрҗемә иткән.

Басманың авторы 156 битлек китапның кереш сүзендә Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Анда урын алган хикәяләргә кыскача фәнни анализ ясап, эчтәлекләрен шәрехләп үткән. Китап якын көннәрдә сатуга чыгачак. 

Басмада Әмирхан Еникинең «Бала» (1941), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) «Ялгызлык» (1957), «Икенче көнне «(1946), «Шиһап абзыйның таныш кызы» (1947-1996) кебек әсәрләре тупланган.

«Бу китапта Әмирхан Еникинең II Бөтендөнья сугышы еллары турындагы хикәяләре урын алды. Алар арасында „Бер генә сәгатькә“, минемчә, бик четерекле вакыйгада, кризис чорында вакытның нинди кыйммәтле булуы ассызыклануы белән иң тәэсир итүчән әсәр, шунлыктан китапның исемен дә „Бер генә сәгатькә“ дип атадым», — дип сөйләде автор ТИнең Төркиядәге махсус хәбәрчесенә.

Альп Әрән Демиркая кандидатлык диссертациясен татар-төрек галимәсе Алсу Камалиева җитәкчелегендә «Әмирхан Еникинең хикәячелеге» темасы буенча яклый. Ул татар әдибенең кырыкка якын әсәрен анализлый. Киләчәктә Әмирхан Еникинең Альп Әрән тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләре «Система колы» һәм «Онытылмас минутлар» дип исемләнгән ике аеры китап буларак төрек укучыларына ирешәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100