news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Рәшит Моратов һәм Эльмира Мостафина эшләре тәкъдим ителә.

Санкт-Петербургта татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла
https://tatspb.tatarstan.ru/

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Moomidol» арт-пространствосында татар рәссамнары Рәшит Моратов һәм Элмира Мостафиналарның  «Кирегә әйләнгән күк» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Рәшит Моратов тумышы белән Санкт-Петербургтан. Ул Штиглиц Академиясенең сынлы сәнгать бүлеген тәмамлаган, Манелис укучысы. Рәссам үзенең пейзажларында Петербургны бик яратып, пастель тоннарда сурәтли. Рәшит Моратовның эшләре Россия һәм чит ил шәхси коллекцияләрендә саклана.

Эльмира Мостафина — Россия Рәссамнар берлеге һәм Санкт-Петербургның акварелистлар җәмгыяте әгъзасы. И. Е. Репин исемендәге Сәнгать академиясен тәмамлаган, Шәймиев степендиаты. Ул, аеруча зур игътибарлылык һәм төгәллек таләп итә торган, юеш акварель техникасында иҗат итә. Рәссамның эшләре Россия һәм чит ил, шулай ук Г. Греф, Нилов, З. Церетелли музеенда һәм башка танылган кешеләрнең шәхси коллекцияләрендә бар. 

Күргәзмә 15 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100