news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне «Тукай юлы» буйлап узарга чакыралар

15-29 август көннәрендә теләгән һәркем бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлы белән бәйле маршрутлар буенча экскурсиягә кушыла ала.

Татарстанда яшәүчеләрне «Тукай юлы» буйлап узарга чакыралар
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 15 августта Татарстанда «Тукай юлы» дигән шигърият фестивале башлана. Проектны ТР Велосипедчылар берлеге инициатив төркеме оештыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

15-29 август көннәрендә шигърият фестивале кысаларында теләгән һәркем бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән бәйле маршрутлар буенча экскурсиягә (җәяүләп һәм велосипедта) кушыла ала.

«Тукай юлы» проектының маршруты республиканың Дәрвишләр бистәсе, Дачная станциясе, Каймар, Иске Тура, Тимофеевка, Усад, Ташлы Кавал, Кушлавыч, Өчиле, Яңа Кырлай, Хәтнә, Сасна Пүчинкәсе авыллары буйлап узачак.

Фестивальнең программасы музейлар белән танышу, китапханәләрдә шигърият кичәләре үткәрү, мастер-класслар оештыру һ.б. кызыклы чараларны үз эченә ала. Әйтик, проектта катнашучылар Балтач районында Тукайның әнисе каберендә, Себер тракты музеенда, Су тегермәнендә булачак; Арча районының Кушлавыч авылында сәяхәтчеләр Мөхәммәтгариф мулланың төзекләндерелгән утарында урнашкан шагыйрьнең әти-әнисе йорты экспозициясе белән танышачак.

«Тукай юлы» проектында катнашырга теләгән һәркемне 15 августта иртәнге унда Тукайның Казандагы Әдәби музеенда көтәләр. Оештыручылар һава торышына карап киенергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100