news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуйга чакыра

Милли бәйрәмгә кагылышлы җыр-шигырьләр башкарып, 1 минутлык видеоны Татар конгрессына җибәрергә кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуйга чакыра
Михаил Захаров

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы теләге булган һәркемне виртуаль Сабантуйда катнашырга чакыра. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

«Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырбыз, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарыбызны уздырып, җырлашып күңел ачарбыз. Сезнең өчен кызыклы мастер-класслар да уздырылачак. Сез анда төрле төбәкләрдән котлаулар да ишетерсез. Бәлки милли бәйрәмебезне уздыруга кагылышлы фикерләрегез бардыр. Алар хакында безгә хәбәр итә аласыз», диелә бу хәбәрдә.

Сабантуе белән котлап теләкләр әйтеп, милли бәйрәмгә кагылышлы җыр-шигырьләрне дә башкарып, 1 минутлык видео яздырырга була. Видеоны Татар конгрессы @tatarcongress инстаграмына #виртуальсабантуй2020 хэштегы белән куярга кирәк. Кызыклы һәм сыйфатлы видеоязмалар Сабан туе барышында башкаларга да тәкъдим ителәчәк.

Виртуаль Сабантуйны уздыруның төгәл вакыты хакында конгресс сайтында һәм инстаграмда хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot