news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә

Әлеге документның киң җәмәгатьчелеккә кайчан тәкъдим ителәчәге өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә
tatar-congress.org

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүче эшче төркем, милли җәмәгатьчелегеннән килгән тәкъдимнәрнең күп булуын истә тотып, Стратегия документының проектын халыкка тәкъдим итү вакытын кичектерүне сорап Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикерләр төрлелеге, тәкъдимнәрнең күп булуы халкыбызның милләт стратегиясенә карата битараф булмавын күрсәтә, диелгән хәбәрдә.

Эшче төркемнең үтенечен исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясе проектын әзерләү вакытын озайта. Әлеге документның киң җәмәгатьчелеккә кайчан тәкъдим ителәчәге өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot