Мөселманнарны агартуда өлеш кертүче Фәния Хуҗахмәтнең бүген гомер бәйрәме

"Татар мөселман календаре"н аның кимендә 2022 елга кадәр чыгару бурычы бар

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Бүген Фәния Хуҗахмәтнең туган көне. Юк, юбилее түгел, аңа кадәр әле тагын 3 ел бар (ул 1949 елгы), әмма татар халкы арасында журналист һәм, бигрәк тә, соңгы 2 дистә елда татар мөселман календарьлары төзеп таратучы буларак танылуын, дин әһелләренең догалы сүзен шушы һәм "Табын", "Ягез, бер дога" кебек изге китапларда динебезне хөрмәт иткән һәр йортка үткәрүен исәпкә алып, бу хакта искәртү урынлыдыр.

Үзен Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт дип йөрткән замандашыбыз тормыш юлдашы, фикердәше һәм хезмәттәше Миншәех Харис улы Зәбиров (1932-2009) идеясе белән төзеп чыгарыла башлаган "динле татар числолыгы"н нәшер итү эшен әле дә дәвам иттерә.

"Әйтергә генә җиңел, әле бит рәхәтләнеп өйрәнергә намаз китабы гына да юк чакта халкыбызны намазга өндәгән, иманга чакырган, Коръән укырга өйрәткән гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле календарьның атасы, язучысы, төзүчесе, якты нурга манучысы, газиз халкыбызга илтеп җиткерүчесе дә – Миншәех Зәбиров иде", - дип искә ала Фәния ханым бу хакта. Ул мине, күрәсең, бу календарьны 2022 елга кадәр чыгарыр дип уйлагандыр, шул елга кадәр календарьларның канвасы эшләп куелган, дип сөйли, аны юксына ул.

1993 елның 17 декабрендә беренче календарьны алып кайту вакыйгасы, аны төзү үзенчәлекләре, Шәех абый һ.б. турында "Татар-информ" МА журналисты моннан беркадәр элек әзерләгән әңгәмәне тәкъдим итәбез: http://tat.tatar-inform.ru/news/2012/11/12/80275

Фәния ханымны гомер бәйрәме белән котлап, аңа сәламәтлек телибез.