news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсендә Касыйм ханлыгы турында китап тәкъдим ителде

Басманың беренче презентациясе быел февраль башында ТР Милли китапханәсендә булды.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Рязань өлкәсенең Касыйм районы Подлипки авылында Татар мәдәният һәм сәнгать үзәгендә «Касыйм ханлыгы шәүләсе» китап-фотоальбомын тәкъдим итү булды. Басмага төбәктә яшәүчеләр белән үткәрелгән меңнән артык интервью кергән.

Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, «Касыйм ханлыгы шәүләсе» китабы - Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган масштаблы проектның бер өлеше.

Презентациядә авторлар үз эшләре турында сөйләде, басма дүрт ел дәвамында әзерләнгән. Бу вакыт эчендә Ренат Абянов һәм Марат Сәфәров Рязань өлкәсенең көнчыгыш районнарында татарлар тупланып яши торган урыннарга һәм 1452 елдан 1681 елга кадәр бу җирләрдә булган Касыйм ханлыгының тарихи-архитектура объектларына ун экспедиция ясаган.

«Касыйм ханлыгы шәүләсе» - фотоальбом буларак эшләнгән. Рязань өлкәсе татарларының тарихи – мәдәни мирасы: борынгы авыллар, мәчетләр һәм зиратлар буенча сәяхәтләр күрсәтелгән. Шунда ук Рязань өлкәсенең татар авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре тупланган. Алар Рязань өлкәсе елгалары тирәсендә һәм аларның ярларында урнашкан татар җирлекләре тормышында күрсәтелә.

Басманың беренче презентациясе быел февраль башында ТР Милли китапханәсендә Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100