news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары җитәкчесе: Татар теле дәресләренә яшьләр аз йөри

Краснодарда яшәүче татарлар өчен дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне бушлай уза.

Краснодар татарлары җитәкчесе: Татар теле дәресләренә яшьләр аз йөри
Солтан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар җәмгыяте оештырган татар теле дәресләренә яшьләр аз йөри, ди җәмгыятьнең рәисе Роман Динисламов.

«Ел башыннан яшьләр өчен татар теле дәресләрен башлап җибәрдек. Әлегә яшьләр күп йөри дип әйтмәс идем. Барлыгы 10 бала. Ләкин укучылар саны арта бара. Шалтыратып, дәресләргә язылалар. Без үткәрә торган татар гаиләсенә багышланган семинарлар татар теленә карата кызыксынуны арттыра», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Роман Динисламов сүзләренчә, Краснодарда яшәүче яшьләр өчен дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне бушлай уза. Дәресләрне татар теле укытучысы Раилә Яриәхмәтова укыта.

«Безнең өчен рәсми рәвештә укыту мөһим булды. Хәзер дәресләр муниципаль оешмада уза», — диде «Болгар-К» татар җәмгыяте рәисе.

Баланы татар теле дәресләренә яздыру өчен җәмгыятьнең Инстаграм битендәге сылтама буенча кереп язылырга һәм форманы тутырырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100