news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Идел буе, Урал, Себер татарларының көнкүреше белән танышырга мөмкин

Күргәзмә «Московский» мәдәни үзәгендә 11 марттан 11 майга кадәр эшләячәк.

Казанда Идел буе, Урал, Себер татарларының көнкүреше белән танышырга мөмкин
Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә Идел буе, Урал, Себер татарларының көнкүрешенә багышланган күргәзмә ачылды.

«Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: фәнни экспедиция материаллары» дип аталган күргәзмәне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Биредә төрле төбәкләрдәге татар авылларыннан җыелган экспонатлар урын алган.

«2008 елдан бирле институтның тел һәм музыка белгечләре, фольклорчылары, тасвири сәнгать бүлеге хезмәткәрләре татарлар яши торган төбәкләргә комплекслы экспедицияләр белән чыга. Күргәзмәдә экспедицияләрдән үзебез алып кайткан тукылган, чигелгән сөлгеләр, баш һәм өс киемнәре, көнкүреш җиһазлары урын алды», — диде институтның Тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова.

Чигелгән алъяпкычлар костюм комплексында бирелгән. Күргәзмә фотоматериаллар белән дә баетылган. Аларда төрле авыллардагы өйләрнең бизәлеше күренә. Шулай ук рәсем ярдәмендә сөлгеләрне, ашъяулыкларны интерьерда күзалларга мөмкин.

«Халкыбызның матур традицияләре югалып бара. Татар йортларына гына күз салыйк. Аларны сайдинг белән тышлыйлар да, элеккеге тәрәзә йөзлекләре куелмыйча кала. Биредә 1960-1970, 1980-1990 елларда салынган йортларның рәсемнәре бар. Аларның еллар дәвамында үзгәреше күренә», — диде Рауза Солтанова.

Сәнгать белгече сүзләренчә, байлыгыбызны, традицияләребезнең төрлелеген яшь буынга күрсәтү мөһим. «Бүгенге көндә яшь модельерларга, дизайнерларга ихтыяҗ зур. Алар безнең традицияләрнең үзенчәлекләрен белмичә, милли сәнгатьне үстерә алмый. Каникулларда укучылар өчен экскурсияләр, безнең белән очрашулар оештырылачак», — диде Рауза Солтанова.

Институт директорының урынбасары Олег Хисамов фәнни хезмәтләр булдыручы, китаплар бастыручы галимнәр өчен мондый күргәзмәнең беренче тәҗрибә икәнен әйтте. «Күргәзмә татар мәдәниятенең бер өлешен күрергә мөмкинлек бирүе белән кыйммәтле. Татарлар төрле җирдә сибелеп яшәсә дә, мәдәният, сәнгать безне берләштерә һәм якынайта», — диде ул.

«Московский» мәдәни үзәге директоры Наилә Мостафина күргәзмәнең 11 марттан 11 майга кадәр эшләячәген әйтте. «Хәзер күпләр традицияләргә игътибар итә. Мин институтның эспедицияләрдән җыелган кызыклы материаллары барлыгын белгәч, бу күргәзмәне оештырырга тәкъдим иттем. Галимнәргә зур рәхмәт», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100