Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иркутскида «Ангара таңнары» өлкә татар сәнгате фестиваль-конкурсы узачак
Быел чара Иркутск шәһәренең 360 еллыгына багышлана.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә 25 мартка кадәр «Ангара таңнары» өлкә татар сәнгате фестиваль-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Быел чара Иркутск шәһәренең 360 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Фестиваль-конкурска татар һәм башкорт иҗат коллективлары һәм башкаручылары чакырыла. Ул өч яшь категориясе буенча узачак: 10 яшькә кадәр кечкенәләр төркеме, аннан 10 яшьтән 18 яшькә кадәр урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр – биредә коллективтагыларның яше 18 яшьтән башлана.
Конкурс 27 мартта Иркутск шәһәрендә узачак.
Фестиваль-конкурста җиңүчеләр Новосибирск шәһәрендә узачак «Себер йолдызлары» төбәк конкурсында катнаша алачак. Бу хакта Иркутск өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милли мөнәсәбәтләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз