news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше кыйммәтле бүләк алачак

Татарстанда хаталы элмә такталарын табучылар арасында бәйге игълан ителде.

Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше кыйммәтле бүләк алачак
Рамил Гали

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше кыйммәтле бүләк алачак. Хаталы язмалар турында мәгълүматны 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» системасына җибәрергә кирәк

«Конкурс халыкның игътибарын татар телендә язылган элмә һәм мәгълүмати такталарга, топографик тамгаларга, юл күрсәткечләренә һәм торак йортларның истәлекле такталарына, аншлагларына җәлеп итү максатында уздырыла», — диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Бәйгедә катнашырга теләге булганнар «Халык контроле» системасында теркәлү узарга тиеш. Катнашучыдан элемтәгә керү өчен телефон номерын, яки электрон почта адресын күрсәтүе сорала.

«Элмә такталары текстында хата тапкан кеше аны фоторәсемгә төшереп, „Халык контроле“ системасына беркетә һәм проблеманың асылына ачыклык кертә торган аңлатма яза. Әгәр без тактада хата барлыгын күрсәк, системада җаваплы оешманы билгелибез һәм аны төзәттерү буенча эш алып барабыз», — диде институтның өлкән фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәев.

Бәйгедә катнашырга теләүченең «Халык контроле» системасына керү мөмкинлеге булмаган очракта, мәгълүматны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон адресына җибәрә ала. Хаталы тактаның фотосы, тулы адресы, шулай ук кыскача аңлатмасы булырга тиеш. Мәгълүмат дөрес җибәрелгән булса, институт аны үзе “Халык контроле”нә кертәчәк.

«Безгә хата күрсәтеп кенә эш бетми. Без аларны төзәттерү этабына кадәр җиткерергә тиеш», — диде Ким Миңнуллин.

 


Галерея: Элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча бәйгегә багышланган матбугат конференциясе

 


Бәйге Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырыла. Төп оештыручы — Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Модераторы — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100