news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург рәссамы Роберт Миф хәтер стендына куяр өчен Муса Җәлил портретын ясаган

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган истәлекле чаралар узачак.

Петербург рәссамы Роберт Миф хәтер стендына куяр өчен Муса Җәлил портретын ясаган
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»).13-25 февраль көннәрендә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган истәлекле чаралар узачак.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, Петербургның танылган татар рәссамы Роберт Миф 138нче мәктәп өчен Муса Җәлил портретын әзерләде, ул мәктәп җитәкчелегенә хәтер стенды композициясе өчен тапшырылачак.

16 февраль көнне 13:00 сәгатьтә Александр Невский исемендәге 138нче мәктәп музеенда «Истә тотарга һәм онытмаска! Советлар Союзы Герое Муса Җәлил» дип аталган хәтер стенды ачыла.

Чарада мәктәп администрациясе, укучылар һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге катнаша. Мәктәп музеена «Без сиңа ярдәмгә килдек, блокадалы Ленинград» дигән Хәтер китабы һәм Татарстан эзтабарлары тарафыннан Невский Пятачок мемориалында экспедиция вакытында табылган ядрә тишкәләгән сугышчы каскасы тапшырыла.

Роберт Мифның эшләре Санкт-Петербург хакимияте һәм Хөкүмәте, Санкт-Петербург дәүләт университетының даими экспозициясендә тәкъдим ителгән. Шулай ук, рәссамның полотносы Татарстанның Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевнең, танылган физик Ж. И. Алферовның шәхси коллекцияләрендә урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100