news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал татар-башкорт театрына баш режиссер сайлау өчен бәйге игълан ителде

Кандидатларның театраль белеме һәм спектакльләр кую тәҗрибәсе булырга тиеш.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Урал төбәгендә яшәүчеләр Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәме белән Урал татар-башкорт театрын торгызу карарын кабул итте. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.

«Телевидениедә һәм кинода зәвыксыз фильмнар һәм сериаллар арту сәбәпле, бүген милли театрга чын-чынлап кызыксыну артырга тиеш. Төбәктә яшәүче татарлар һәм башкортлар гына түгел, хәтта рус телле кешеләр дә Свердловск өлкәсендә татар-башкорт театры ачуга теләктәшлек белдерә», — диде проект инициаторларының берсе, эшмәкәр һәм меценат Олег Хәбибуллин.

Театрны ачу өчен акча җыелган. Мәйдан турында фикер алышулар бара. Шулай ук театрга баш режиссер сайлау өчен бәйге дә игълан ителде. Кандидатларның театраль белеме һәм спектакльләр кую тәҗрибәсе булырга тиеш. Кызыксынучылар 273-70-67 телефоны яки teatr-tatar@mail.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә ала.

Берничә дистә еллар дәвамында Свердловскида һәм Екатеринбургта милли татар-башкорт театры эшләми. Бары тик сирәк кенә гастрольләр белән киләләр. 2010 елгы җанисәп буенча Екатеринбургта 70 меңгә якын, ә Свердловск өлкәсендә 200 меңнән артык татар һәм башкорт яши, диелә хәбәрдә.

Икенче этапта театр өчен актерлар сайланачак. Быел беренче спектакльләр кую планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100