news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачыла

Истәлек тактасы татар язучысы яшәгән йорт фасадына урнаштырылган.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2020 елның 14 февралендә 11:00 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлек тактасы язучы озак еллар яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100