news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсе мөселманнары турында «Касыйм ханлыгы күләгәләре» фотоальбомы чыкты

Альбомның авторлар коллективы басманы Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдингә тәкъдим итте.

Рязань өлкәсе мөселманнары турында «Касыйм ханлыгы күләгәләре» фотоальбомы чыкты
http://dumrf.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнвар башында «Читай» нәшрият йортында Рязань өлкәсенең көнчыгыш районнарында яшәүче мөселманнарның бүгенге тормышына багышланган «Касыйм ханлыгы күләгәләре» дигән фотоальбом дөнья күрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапта Касыйм ханлыгы — хәзерге Рязань өлкәсе территориясендәге урта гасыр мөселман дәүләтенең тарихи традицияләрен мирас итеп алган Рязань өлкәсендәге торак пунктлар һәм татар мөселман җәмгыятьләре турында фото- һәм документаль материал тупланган. Аны 2020 елдагы экспедиция вакытында җыйганнар. Китапны Касыйм татарлары, аларның мәдәнияте һәм көнкүреше турындагы видеоматериаллар сериясе тулыландыра.

Фотоальбомны нәшер итү Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыкларның ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган. Ул РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин инициативасы һәм РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 2021-2022 елларда билгеләп үтеләчәк.

Фотоальбомның авторлары — Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм туган якны өйрәнүче, радиотапшырулар алып баручы, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров. Алар басманы мөфти шәех Равил Гайнетдингә тәкъдим итте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары Рушан Әббәсов белән очрашуда билгеләп үткәнчә, РФ Диния нәзарәте Касыйм татарларының тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын яңадан торгызуга зур әһәмият бирә. РФ мөселманнарының рухи лидеры Россия мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә юнәлдерелгән мондый проектларны үстерергә чакырды.

Шунысын да искәртик: хәзерге вакытта РФ Диния нәзарәте, Касыйм шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм мөселманнары дини оешмасы белән берлектә федераль әһәмияткә ия архитектура һәйкәлләре — Рязань өлкәсенең Касыйм каласында урнашкан Хан мәчетен һәм ике тәкыя — урта гасыр мөселман идарәчеләренең төрбәләрен реставрацияләүне оештыру белән шөгыльләнә. Реставрация проекты РФ Диния нәзарәте белән килешү нигезендә РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан финанслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100