news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге ачыла

Шәһәр үзәгендә урнашкан бинада заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фондын формалаштыру бара.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Санкт-Петербургта 14 декабрьдә Татар мәдәни үзәге ачыла.

Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.

«Безнең алда торган иң мөһим чараларның берсе — 1990 еллардан башлап Петербург татарлары хыялланган Татар мәдәни үзәген ачу. Инде менә 14 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә киләчәк һәм без бу мәйданчыкны тантаналы рәвештә ачачакбыз», — дип сөйләде докладчы.

Вәлиуллин сүзләренә караганда, яңа оешма шәһәр үзәгендә урнашачак. Анда заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фондын формалаштыру бара.

Санкт-Петербургта барлыгы 12 татар иҗтимагый оешмасы эшли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100