news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә «Минем татар авылым» бәйгесе бара

Конкурста сигез татар авылы катнаша.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Новосибирск төбәгендә «Минем татар авылым» III өлкә смотр-конкурсы уза. 

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, смотр-конкурста сигез татар авылы катнаша.

Конкурста катнашучылар авылны тәкъдим итү, халык иҗаты, һөнәрчелек, милли аш-су һәм туган якны өйрәнү материаллары күргәзмәсен үз эченә алган мәдәни программа, шулай ук бәйрәм концерты әзерли.

Ноябрь - декабрь айларында жюри составына кергән Новосибирск өлкә һәм төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте хезмәткәрләре программаны карап чыга, диелгән хәбәрдә.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100