news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек сәяхәтчесенең Татарстанга сәяхәте Европада басылган китапта урын алган

“Төрки дөньяда 10 мең километр юл” китабы авторында татар авыллары, мәчетләр, кешеләр соклану уяткан.

Төрек сәяхәтчесенең Татарстанга сәяхәте Европада басылган китапта урын алган

(Истанбул, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Германиядә яшәүче төрек сәяхәтчесе Мәмәт Айдемирнең Татарстанга сәяхәте аерым бер бүлек буларак урын алган “Төрки дөньяда 10 мең километр юл” дип аталган китабы басылды. Бу хакта автор үзе хәбәр итә.

180 битлек басма шушы көннәрдә Европа илләре китап кибетләрендә сатуга чыккан. Анда авторның Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Грузиягә сәяхәте сурәтләнә. Ул сәяхәтен Татарстаннан башлаган, Төркиядә тәмамлаган.

Автор үзе белдергәнчә, китапта соңгы 22 ел эчендә кылган сәяхәтләре турында язмалары урын алган. Соңгы сәяхәтен быел август аенда тормышка ашырган. Элеккеге төрки дөнья белән бүгенге төрки дөньяны чагыштырып карыйсым килде, ди ул.

М.Айдемир китапның Татарстан белән бәйле өлешендә башкалабызны көнчыгыш белән көнбатыш синтезы рухын чагылдыручы сирәк шәһәрләрнең берсе итеп бәяләгән. Халыкның, подиумга мода күрсәтергә чыккан кебек, бик зәвыклы һәм купшы киенүенә игътибар иткән. Татарстан мәчетләренең архитектурасы хакында: “Һәр мәчет бер-берсен кабатламас архитектура үзенчәлегенә ия. Бу уңайдан безнең төрекләр татарлардан үрнәк алырга тиеш. Кол Шәриф мәчете Ислам диненә мәхәббәт уята торган итеп җиткерелгән”, - дип язган ул.

Төрек сәяхәтчесе татар авылларына мөкиббән булган. “Төрле төсләргә буялган йортлар сырлап, уеп ясалган агач эшләнмәләре белән бизәлгән. Бөтен җирдә төзеклек, пөхтәлек хөкем сөрә. Татар авыллары әллә каян балкып күренә. Һәрбер авылның мәчете матурлыкка ия. Әйтик, Әлдермеш мәчетенең матурлыгы каршында телсез калдым”, - дигән.

Мәмәт Айдемир бу китапны төрекчә язган, аны Европада яшәүче 3 миллион төрек кенә түгел, Төркия һәм башка илләрдә төрекчә белүче һәр кеше интернетта укый ала. Автор үзе белдергәнчә, бер айдан соң бу китап немец телендә дә нәшер ителәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100