news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энциклопедия институты галимнәре Үзбәкстан татарлары тормышын өйрәнергә китте

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Үзбәкстан татарлары» фәнни белешмә китабын әзерли.

Энциклопедия институты галимнәре Үзбәкстан татарлары тормышын өйрәнергә китте
Лилия Әскәрова

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Үзбәкстан татарлары» фәнни белешмә китабын әзерләү өчен борынгы Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләренә экспедициягә китте. Институтның фәнни хезмәткәре Лилия Әскәрова «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Үзбәкстанда татар җәмгыятьләре вәкилләре һәм галимнәре белән эшлекле очрашулар үткәрелгән.

Үзбәкстан татарлары турында фәнни белешмәлек Татарстан Президенты күрсәтмәсе һәм республика Хөкүмәтенең дәүләт программалары нигезендә эшләнә. Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашкан бер төркем галимнәр, шул исәптән — Рамил Исламов, Гөлнара Фазлыйәхмәтова, Лилия Дәүләтшина, Ләйсән Хәлилова һәм Лилия Әскәрова бүгенге көндә Үзбәкстанда татарлар тормышына кагылышлы мәгълүматларны туплау белән мәшгуль.

Эшлекле төркем башта Сәмәрканд дәүләт университетында булып, мөгаллимнәр һәм студентлар белән очрашкан. Аннан соң Бохара шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре белән күрешкән. Сәмәрканд шәһәренең татар мәдәни үзәге әгъзалары белән очрашу узган.

Казаннан килгән фәнни төркемне бүген Сәмәрканд дәүләт университеты ректоры, профессор Рөстәм Халмурадов кабул иткән һәм үз ягыннан мөмкин булганча ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырган.

Фәнни төркем Үзбәкстанда үз эшен дәвам итә. Эшлекле сәфәрне оештыруда һәм куелган мәсьәләләрне хәл итүдә институт директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге җитәкчесе Рамил Шакиров күп көч куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100