news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар якшәмбе мәктәбендә өч яңа төркем эшли

Биредә укучыларга татар теле, журналистика, вокал дәресләре бирәләр.

Башкортстанда татар якшәмбе мәктәбендә өч яңа төркем эшли
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Уфа шәһәрендә «2нче Татар якшәмбе мәктәбе» ндә быел өч яңа төркем эшли. Бу турыда татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйлфанова хәбәр итте.

Биредә балаларга татар телен өйрәтәләр. Дәресләрне 11.00-13.35 сәгатьләрдә Эльвира Гыйлфанова үзе алып бара.

«Журналистика» дәресен 13.35-15.35 сәгатьләрдә Ильдус Фазлутдинов укыта.

«Вокал» дәресе 13.35-15.35 сәгатьтә була. Аны Айдар Юнысов алып бара.

Бирегә ун яшьтән өлкәнрәк балаларны чакыралар. Кече яшьтәге балалар өчен «Татар халык мирасы» төркеме эшли. Анда дүрт яшьлек балалар да йөри ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100