news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта татар авылы тарихы турында китап тәкъдим ителде

Али Әхәт улы Хәбибуллин Сәфәр авылына нигез салыну, аның чишмә башы турында сөйли, революциягә кадәрге чорда хуҗалык, мәдәни һәм дини тормышны тасвирлый.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрьдә Саратов өлкәсенең Дергачи районы Сәфәр авылы тарихы турындагы китап тәкъдим ителде. Аны тарихчы, туган якны өйрәнүче, Саратовның «Шәех Сәид» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али Әхәт улы Хәбибуллин язган.

Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Сафаровка в речной долине» дигән хезмәтендә ул авылга нигез салыну, аның чишмә башы турында сөйли, революциягә кадәрге чорда хуҗалык, мәдәни һәм дини тормышны тасвирлый.

Чарада галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Сәфәр авылы кешеләре, Саратов Җәмигъ мәчете имамнары Фәнил хәзрәт Бибарсов һәм Рөстәм хәзрәт Мөхитов, Саратовның «Шәех Сәид» мәдрәсәсе укытучылары һәм Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.

Китап язу өчен Али Хәбибуллин күп кенә тикшеренүләр уздырды — каберлекләрне һәм географик объектларны карады, озак яшәүчеләрдән истәлекләрен җыйды һәм җирле халыкның көнкүрешен һәм мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнде.

Китап презентациясе Саратовның «Шәех Сәид» мәдрәсәсе һәм Саратовның «Якташлар» иҗтимагый татар оешмасы ярдәме белән үткәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100