news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Кызыл Орда шәһәрендә «Татар этносы мәдәнияте көне» узды

Бәйрәмдә тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары тапшырылды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Кызыл Орда шәһәренең Дуслык йортында «Татар этносы мәдәнияте көне» узды. Бәйрәмне Казахстан халыкларының өлкә Ассамблеясы ярдәме белән татар этномәдәни берләшмәсе оештырган. Бу хакта kyzylorda-news.kz хәбәр итә.

Дуслык һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән чараны «Қоғамдық келісім» оешмасы директоры вазифаларын башкаручы Азат Мукеев ачкан. Ул берләшмә әгъзаларына Казахстан халыклары ассамблеясенең 25 еллыгы уңаеннан дуслык һәм татулыкны ныгытуда башкарылган эшләре өчен медальләр тапшырды.

«Безнең көндәлек эшебезнең төп асылы — җәмгыятьтә дуслык һәм татулыкны ныгыту, гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау, үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү, уртак йортыбызның киләчәге өчен зур җаваплылык тою», — диде Татар этномәдәни берләшмәсе җитәкчесе Галия Гыйззәтуллина.

Шулай ук ул төбәк үсешенә зур өлеш керткән Казахстан халыклары өлкә ассамблеясы секретариаты мөдире Җагыпар Таҗмахановка Рәхмәт хаты тапшырды. Мәдәни көн кысаларында тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын бирделәр.

Чарада төрле жанрларда җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. «Ясмин» бию төркеме артистлары сугыш чорын хәтерләткән «Зәңгәр яулык» биюен башкарды. «Сарман» вокаль төркеме һәм солистлар төрле телләрдә җырлар җырлады, шул исәптән бөек шагыйрь Абай Кунанбаев әсәрләре дә яңгырады, диелә хәбәрдә.. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100