Бурятия татарларының милли-мәдәни автономиясе «Әпипә» этнофлешмобын игълан иткән

Этнофлешмобта катнашу өчен «Әпипә» татар халык биюен видеога төшереп, социаль челтәргә куярга.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Әпипә» бию этнофлешмобын игълан иткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Этнофлешмобта катнашу өчен «Әпипә» татар халык биюен камерага яздырырга, #МытанцуемАпипа / #БезбиибезӘпипә хэштеглары белән социаль челтәрләрдәге үз сәхифәгезгә бер минуттан да артмаган видео куярга кирәк.Иң яхшы роликлар Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтына куелачак.