news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кардәш каләмнәр” төрек журналының соңгы саны Роберт Миңнуллинга багышланган

Журналда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең Роберт Миңнуллин иҗаты турында мәкаләсе дә урын алган.

(Истанбул, 10 август, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрки дөньяның уртак әдәбият журналы, Евразия язучылар берлегенең матбугат органы “Кардәш каләмнәр” соңгы санын күптән түгел вафат булган татар шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә багышлап чыгарган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Журналда Роберт Миңнуллин һәм аның иҗаты турында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең мәкаләсе дә урын алган. М.Шәймиев мәкаләсендә Р. Миңнуллин белән туксанынчы еллардан бирле бер үк сәяси казанда кайнавын, иҗатын күзәтеп баруын, шагыйрьнең кискен телле булуын, бер яктан күңелдә елмаю уятса, икенче яктан тирәннән уйланырга мәҗбүр итүен, Тукай, Дәрдмәнд, Җәлил традицияләренең дәвамчысы булуын язган.

Йөз битлек журналның җитмеш бите Роберт Миңнуллинга багышланган. Анда татар шагыйре һәм иҗаты турында сигез мәкалә, төрекчәгә тәрҗемә ителгән утызга якын шигыре урнаштырылган. Аларны басма өчен КФУ галимәсе, профессор Ләйлә Минһаҗева әзерләгән.

Башка мәкаләләрнең авторлары - Азәрбайҗанның Баку дәүләт университеты тюркология кафедрасы җитәчесе Рамиз Аскәр (“Мөгаллим улы мөгаллим”), КФУ галимәсе Ләйлә Минһаҗева (“Бала рухлы бөек шагыйрь”), Төркиянең Фырат университеты галиме Әрҗан Алкая (“Күңел кешесе – Роберт Миңнуллин”), Г.Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин (“Роберт Миңнуллинның соңгы көннәре, әйтелмәгән фикерләре”), Г.Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе Фатыйма Миңнуллина һ.б.

Күренекле төрек галиме Әрҗан Алкая шагыйрьнең “Кунакка килегез” китабыннан ”Энекәш кирәк миңа”, “Белмиләр лә хәлләремне”, “Әнием”, “Безнең гаилә” кебек егермедән артык шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән. Рамиз Аскәров Роберт Миңнуллинның төрле елларда нәшер ителгән биш шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән.

Җурналның баш мөхәррире Якуп Өмәроглу басманың бу санын Роберт Миңнуллинны туган көне уңаеннан чыгаруларын, бу фикерне әдәбият галимәсе Ләйлә Минһаҗева тәкъдим итүен белдергән. Ул кереш сүз өлешендә: “Роберт Миңнуллинның күңеле татар халкына гына түгел, төрки дөньяга, хәтта бөтен кешелек галәменә ачык иде. Ишеге дә ачык булды. Без шул ишектән җиңел генә түргә уздык. Ул безгә шигырь һәм әдәбият аланында онытылмас мизгелләр бүләк итте. Роберт Миңнуллин августта туган, журналыбызның бу саны аның туган көненә бүләк итеп әзерләнде. Татар һәм төрек дөньясының кадерле шагыйрен ихтирам белән яд итәбез, кабере нурлы булсын”, - дип язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100