news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» журналы тарихта беренче тапкыр сырлы формада бастырылып чыкты

Журнал мөхәррире Зилә Хөснетдинова әлегә кадәр журналларны теләгән формада кистереп чыгаруны татар матбугатында булмаган хәл дип атады.

«Салават күпере» журналы тарихта беренче тапкыр сырлы формада бастырылып чыкты
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар матбугаты тарихында беренче тапкыр сырлы формада журнал нәшер ителде. «Салават күпере» журналының июльдә чыккан яңа сан тышлыгында колаклы песи сурәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Татмедиа»ның генераль директоры Шамил Садыйков безне һәрвакыт яңа эзләнүләргә этәрә. Балаларга яңа форматлар эзләргә, кызыклы проектлар тәкъдим итәргә тырышабыз. Күптән түгел «Идел-Пресс» нәшриятында аппарат алынды, ул журналларны, китапларны сырлы итеп кисәргә мөмкинлек бирә. Июль саны колаклы песи формасында булса, август саны яшелчәләр салынган кәрзин формасында чыгачак», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова моны зур яңалык дип саный. «Журналның тышлыгы да, формасы да беренче караудан ук җәлеп итә. Темасы да кызыклы. Шәһәрдә яшәүче песи хуҗасы белән авылга кайта. Ул укучы белән бергә авылда булган барлык йорт хайваны белән таныша Без шулар турында һәр биттә шигырьләр урнаштырдык. Муса Җәлил белән беррәттән Ленар Шәех һ.б.ларның әсәрләре урын алды», — дип сөйләде мөхәррир.

«Һәр биттә төрле телдә хайван атамаларын да яздык. Димәк, балалар татар, рус һәм инглиз телләрен камилләштерә ала. Һәр биттә җәнлекләргә багышланган уен һәм QR код бар. Анда һәр йорт хайваны хакында видео яшеренгән. Журналны караганнан соң, ата-ана балаларына шигырь укый, рәсем белән таныша һәм җәнлекләрнең нәрсә ашарга яратканын, ничек тавыш чыгарганы турында кызыклы видео карый», — диде ул.

Аның сүзләренчә, журналда урнашкан кайбер рәсемнәр «Татарстан китап нәшрияты”ннан алынган. «Тышлыкта QR код урнашкан. Махсус кушымтаны йөкләп, телефонны рәсемгә китереп, андагы хайваннар 3D макетта хәрәкәткә килә. Моны да яңалык дип саныйм. Татар басмасына халыкны кызыктырыр өчен, төрле алымнар кулланабыз. Үзебезгә дә бик ошый», — диде Зилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100