Чит регионнардагы милләттәшләр өчен татар җырларыннан торган ноталы китаплар чыккан

«Туган телдә җырыбыз», «Җан җылысы — җырларда» җыентыклары проекты авторы — Миңгол Галиев.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» «Туган телдә җырыбыз», «Җан җылысы — җырларда» дип аталган җыентыклар чыгарган. Алар чит регионнарда яшәүче татарларга балалар һәм зурлар өчен язылган җырларны таныту максатыннан эшләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Дәүләт Думасы депутаты, автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Җыентык ике китаптан тора, аларны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев тупларга ярдәм итте. Беренче китапта балалар җырлары тупланган. Бездә бит нотасы булса, сүзләре булмый яисә киресенчә, сүзләре бар, ә ноталары юк. Күптән чыгарганнары юк иде. Аннан соң, авторлардан да ризалык алырга кирәк», — диде ул.

Аның сүзләренчә, китаплар саны чикле, шуңа күрә җыентыклар чит регионнарның гаризалары буенча мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратыла. «Балаларда этәргеч тудырырга, кызыксыну уятырга кирәк, „укы, бу синең ата-анаң, әби-бабаңның теле“ дип кенә җәлеп итеп булмый. Дөнья, ата-ананың һәм баланың аңлавы башка», — ди Илдар Гыйльметдинов.