news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тольяттида яшәүче Галибә Идиятованың «Туган ягым Ярмәгем» шигырь китабы чыкты

Китап Камышлы районы Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә бар.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә Идиятова-Гатиятуллинаның «Туган ягым Ярмәгем» шигырьләр китабы чыкты.

«Авылыбызның элек-электән безнең көннәргә кадәр килгән гореф-гадәтләре, шөгыле, аралашу тәртипләре бар. Халык аларны дәвам итә, бер-берсенә булыша, өмәләргә бара, дини мәҗлесләр үткәрә. Бу чараларга тырышып алдан әзерләнәләр. Авылыбызның вакыйгаларын шигырь юлларына салып, әби-бабайларны, әти-әниләрне искә алып, яшь буынга, балаларга аңлатасым килде», диелә китап аннотациясендә.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, китап авторның шәхси акчасына чыгарылган. Аны Камышлы районы Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә сатып алырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot