news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов Язучылар берлегендә вәкаләтләрен озайту турындагы хәбәргә аңлатма бирде

Берлек рәисе коронавирус беткән очракта яңа рәисне сайлауга әзер булуы турында әйтте.

Данил Салихов Язучылар берлегендә вәкаләтләрен озайту турындагы хәбәргә аңлатма бирде
Рамил Гали

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов вәкаләтләрен бер елга озайтылу турындагы хәбәргә аңлатма биреп үтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«2016 елның 16 июнендә Татарстан Язучылар берлегенә рәис итеп мине сайладылар. Төгәл 4 елдан соң, яңа рәис билгеләнергә тиеш иде. Әмма, коронавирус сәбәпле, Корылтай чигерелде. Яңа рәис сайланмады, әмма оешманың эшен алып барырга кирәк. Шуңа күрә Корылтай булганчы рәис вәкаләтләре вакытлыча озайтылды», — диде ул.

Данил Салихов әйтүенчә, кичә 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары җыелган. «Әлегә коронавирусның кайчан бетәчәге билгеле түгел. Без көн дә җыелып тора алмыйбыз, андый мөмкинлек тә, рөхсәт тә юк. Олы яшьтәге язучылар да күп. Корылтайны карантин беткәннән соң теләсә кайсы көнне уздыра алабыз», — дип аңлатма бирде рәис.

«Әгәр дә коронавирус дәвам итә калса, без җыела алмасак, Корылтай юк икән, әлегә кадәр Данил Салихов үзенең имзасын куеп тора ала, дигән карарга килделәр. Карантин иртәгә бетсә, яңа рәис вазифасына керешәчәк. Мин төшеп калам дигән сүз. Бу — карантинның бетүеннән генә тора», — дип сөйләде Данил Салихов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100