news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Туфан Миңнуллин һәм Һади Такташка һәйкәл ачылачак

Фатих Кәрим истәлеген мәңгеләштерү дә ниятләнә

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы игълан итнелде. Бу уңайдан ТР парламентында бүген уздырылган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, Татарстанның Кама Тамагы районында язучы, драматург, депутат Туфан Миңнуллинга (1935-2012) һәм Казанның Һади Такташ - Марсель Сәлимҗанов урамнары скверында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташка (1901-1931) һәйкәл ачылачак. Аның сүзләренчә, һәйкәлләр инде әзер диярлек.

Моннан тыш, әдип, фронт язучысы Фатих Кәримнең (1909-1945) истәлеген мәңгеләштереп, һәйкәл ачу да планлаштырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot