news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверьдә татар халык ашлары көннәрен үткәрергә ниятлиләр

26 һәм 27 мартта Тверь татарлары өчен татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресләре һәм бәйге үткәрү планлаштырыла.

Тверьдә татар халык ашлары көннәрен үткәрергә ниятлиләр
Михаил Захаров

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 26 һәм 27 мартта Тверь шәһәренең Сервис һәм туризм көллиятендә татар халык ашлары көннәрен уздырырга җыеналар.

26 мартта татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресе, 27 март көнне иң тәмле пешерүче остабикәләрне ачыклар өчен бәйге булачак дип көтелә.

«Осталык дәресләрен Тверьдә яшәүче татар хатын-кызлары күрсәтәчәк. Икенче көнне узачак бәйгедә ризыкларга бәя бирә торган махсус комиссия дә була. Бу комиссиягә Тверьнең Сервис һәм туризм көллияте җитәкчелеге һәм Мәскәүдән килгән кунаклар да керәчәк», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Тверьдә татар халык ашлары көннәренең беренче генә узуы түгел.

«Узган елларда чараларда Сервис һәм туризм көллияте студентлары гына катнашты. Быел үзебезнең гүзәл затларыбыз катнаша. Осталык дәресләрен видеога төшереп, Татар автономиясенең социаль челтәрләренә дә урнаштырачакбыз. Нәрсә пешерәчәкләре әлегә билгеле түгел, ләкин мин чын татар бәлеше булырга тиеш дип уйлыйм», — диде Марс Ибраһимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot