Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультфильмы серияләренең саны утызга якынлаша
Дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр мультфильмның төп геройлары белән бергә татар телен өйрәнә.
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультфильмының яңа серияләрен бөтен гаилә белән карау яхшы гадәткә әверелде, аларның гомуми саны утызга якынлашып килә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Яңа сериядә бүре баласы беренче тапкыр инглиз телендә дә сөйләшә. Хәзер Ак Бүре һәм аның дуслары белән телләр һәм гореф-гадәтләр өйрәнергә тагын да җиңелрәк һәм кызыклырак.
Мәскәү татарлары автономиясе сайтында берьюлы биш яңа серияне сылтама буенча карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез проекты Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 2020 елның декабрендә тәкъдим ителгән иде.
Мәскәү татарлары автономиясе ,«Татармультфильм» студиясе һәм меценат Рөстәм Мәһдиев проектның тамашачылар арасында зур кызыксыну уятканын әйтә. Проектны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хуплады, ә мультфильмның төп геройлары белән бергә татар телен дөньяның төрле почмакларында өйрәнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз