Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарлар» тапшыруында милләт формалашуының өч шартын атадылар
Бердәм мәгълүмати кыр, мәгариф үсеше һәм милли буржуазия милләт формалашуының нигезе дип табылды.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалының «Татарлар» тапшыруында милләт формалашуының шартлары турында фикер алыштылар. Әңгәмәдә сәясәт белгече Руслан Айсин һәм тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов катнашты.
«Бердәм мәгълүмати кыр булу милләт формалашуының бер шарты булып тора. Күп кенә милләтләр бердәм мәгълүмати кыр нигезендә формалашкан. XX гасыр башында матбугат чаралары формалашмаса, Тукай Тукай булмас иде. Тагын бер шарт — мәгариф үсеше. 30 гасыр ахырында һәрбер татар авылында мәктәп-мәдрәсә булган», — ди Айрат Фәйзрахманов.
Руслан Айсин сүзләренчә, милләт формалашуының тагын бер шарты — ул милли буржуазия. «Күп кенә милли зыялылар өчен милли буржуазия матди нигез булган. Китаплар, гәҗитләр чыгару өчен дәүләт бер тиен дә акча бирмәгән, хәтта Тукайның сәяхәтнамә кылуы да милли буржуазия тарафыннан эшләнгән.
«Бүген капитал бар, ә милли буржуазия юк. Мәгариф системасының бүгенге хәле дә шуның белән бәйледер», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз