news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» фондында фидакяр татар хатыннары турында сөйләшкәннәр

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган очрашуда Гаяз Исхакый һәм Мәхмүт Галәү әсәрләре турында фикер алышканнар.

«Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» фондында фидакяр татар хатыннары турында сөйләшкәннәр
Роза Корбан

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә «Тарихта Төрки хатын» темасына сөйләшү узган. Очрашуда татар язучылары Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» һәм Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәрләрендәге фидакяр татар хатыны турында сөйләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Иң элек „Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал“ фонды җитәкчесе, доктор Түлай Дуран татар язучысы Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай турында мәгълүмат җиткерде. Филолог Роза Корбан „Мөһаҗирләр“ әсәре, аның Төркиягә күчеп киткән Казан татарлары булуы хакында сөйләде. Мөһаҗирләр Искешәһәргә урнашкан. Бүген дә шушы җирлектә Казан татарларының дәвамчылары яши», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, әлеге язучыларның уртаклыгы — әсәрләре советлар союзы чорында тыелган булуында. «Җыелыш Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узды. Чарада Хаҗы Бәйрәм университеты студентлары, Кастамону университеты аспиранты һ.б. бар иде. Бик яратып тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр. Киләчәктә мондый очрашулар тагын да күләмлерәк узсын иде, диделәр», — ди ул.

Кырым татарларыннан Сафия Олгун дигән аспирант «Кырымтатарларда хатын-кыз», Шәфика Гаспралы оешмасы төзелүе, китапханә мөдире Нәшәҗан Уйсал алтыш өч ел Төркия китапханәләрендә эшләгән Михин Лугал турында чыгыш ясаганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100