news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар рәссамы Илгизә Шәрәфиева татарларга багышланган сәнгать туры башларга ниятли

Татар халкының мәдәнияте тасвирланган «Балачак» күргәзмәсе Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм башка шәһәрләрдә узар дип көтелә.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар рәссамы, Сочи шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Илгизә Шәрәфиева сәнгать турында «Балачак» дип аталган күргәзмә оештырырга җыена. Анда авторның эшләре тәкъдим ителәчәк.

«Тур татар мәдәниятенә һәм халкына багышлана. Әлеге уй балачак хатирәләреннән барлыкка килде. Күргәзмә Россиянең берничә шәһәре: Белгород, Сочи, Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү һ.б. буенча сәяхәтен планлаштыра», — дип яза рәссам.

Тур 17 февральдә башланыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot