news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тәртип» радиосы «Китап киштәсе» тапшыруын башлап җибәрде

Тапшыруда аерым бер китап авторы турында мәгълүмат, басмада урын алган әсәрнең өзекләрен ишетергә мөмкин.

«Тәртип» радиосы «Китап киштәсе» тапшыруын башлап җибәрде
Михаил Захаров

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы эфирында Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әзерләнүче «Китап киштәсе» дип аталган яңа тапшыру чыга башлады.

«Һәрбер программа тулаем бер китапка багышлана. Тыңлаучылар әлеге китап авторы турында белешмә ала, басмада урын алган әсәрдән өзекләр ишетә, бизәлешен күзалларлык мәгълүмат та ишетә ала», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Яңа тапшыруны Татарстан республикасының атказанган матбугат хезмәткәре, Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева алып бара.

«Китап киштәсе» тапшыруы эфирга һәр пәнҗешәмбе 14:30 сәгатьтә чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot