news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак

Программада татар милли костюмы темасына стилистлардан мастер-класслар көтелә.

 Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак
dumrt.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә Казанның ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Милли киемле ханым» дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган тел елы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция кысаларында делегатлар татар халкының мәдәни кыйммәтләрен торгызу, хәзерге заман шартларында татар милли киемнәрен популярлаштыру турында докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясаячаклар, шулай ук кул эше эшләнмәләренең виртуаль модельләре белән таныштырачаклар. Программаның икенче өлешендә Татарстан дизайнерлары абыстайлар, хатын-кызлар һәм кызлар өчен хәзерге татар милли мөселман костюмы моделен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, программада татар милли костюмы темасына стилистлардан мастер-класслар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100